Санкт — Петербургның Милли әдәбиятлар китапханәсендә Мөхлисә Бубига багышланган кичә узды

16 декабря 2019 г., понедельник

Санкт — Петербургның Милли әдәбиятлар китапханәсендә Мөхлисә Бубига багышланган кичә узды. Милли — мәдәни чараны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге оештырды. Ул «Татар йорты» мәдәни-агарту проекты кысаларында үтте.

Белүебезчә, Мөхлисә Габделгалләм кызы Буби (1869-1937) – ислам дөньясында беренче һәм татар тарихында бердәнбер хатын-кыз казый (шәригать хөкемдары) булган. Ул хатын-кызларны мәгърифәт юлына бастыру, аларның хокукларын яклау буенча зур эшчәнлек алып барган.

Шунлыктан, Мөхлисә Бубиның олы юбилеен барлык төбәкләрдә татар -мөселман җәмәгатьчелеге һәм мәгърифәтчелек зур оешканлык белән билгеләде һәм искә ала.

Төньяк башкалада татар халкының легендар вәкиле, мәгърифәтче Мөхлисә Бубига багышланган кичә җыр — бию һәм ихлас чыгышлар белән аралаштырылып алып барылды. Санкт-Петербургның «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы башлангычы белән үткәрелгән кичә программасы бай һәм чагу иде. Әлеге мөһим чарада Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың катнашуы аңа аерым ямь һәм үзенчәлек өстәде.

Кадрия Рәес кызы үз чыгышында Мөхлисә Бубида гына тукталмыйча, бүгенге көндә татар хатын — кызлары алдында торган кайбер көнүзәк мәсьәләләргә дә кагылды. Сорауларга җавап бирде. Милли -мәдәни кичәгә кадәр Кадрия Идрисова Санкт- Петербургның татарлар белән бәйле тарихи урыннарына сәяхәт кылды.

Әлеге милли — мәдәни чарада Мөхлисә Бубиның оныкчыгы Камилә Гыйльметдинова бөек әбисе хакында эчтәлекле чыгыш әзерләгән иде. Җыелучылар ул тәкъдим иткән фәнни хезмәт эчтәлеге, гаилә архивында сакланган фото — документларны кызыксынып карады һәм тыңлады.

Санкт-Петербург белән Австралия арасында оештырылган телекүпер барышында җыелучыларны ерак илдәге милләттәшләребез тормышы белән Лилия Сәмигуллина таныштырды.

Кичәдә катнашучылар «Акчарлак», «Шатлык», «Чәй кичәсе» һәм «Нур» иҗади коллективлары чыгышларын рәхәтләнеп карады һәм тыңлады.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин һәм Тосно шәһәрендәге «Изге юл» татар җәмгыяте рәисе Иниятулла Кутуев чыгышлары һәрвакыттагыча мәгънәле һәм эчтәлекле булулары белән аерылып торды.

Татар халкының легендар вәкиле, мәгърифәтче Мөхлисә Бубига багышланган кичәнең зур оешканлык белән матур үтүе Санкт-Петербургтагы «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күркәм башлангычы дип әйтергә кирәк.

Санкт- Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге татар журналистлары клубы рәисе

Зәрия Хәсәнова.

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International