II Бөтендөнья татар хатын - кызлары съезды

23 апреля 2019 г., вторник

Узган атнада Казанда 102 елдан соң татар хатын- кызларының II Бөтендөнья съезды узды. Әлеге зур чараны халыкара иҗтимагый "Бөтендөнья татар конгрессы” һәм татар хатын - кызларының "Ак калфак" җәмгыятьләре оештырды.

 Мөселман хатын –кызларның тәүге Бөтенрусия съезды 1917 елның 24 апрелендә уза. Анда Русия төбәкләреннән, Кавказ, Крым, Төркестан, Польшадан йөзгә якын делегат катнаша. Ә быелгы съездга Русия төбәкләреннән, якын һәм ерактагы 17 чит илдән 543 делегат, шулай ук кунаклар, җәмәгать эшлеклеләре чакырылган иде.

  Съезд ачылган көнне анда катнашучылар төркемнәргә бүленеп Казанның истәлекле урыннарында булды. Мәсәлән, без Кабан күле серләрен яңадан ачтык, Мәрҗани мәчете, аның тарихы белән таныштык. Программада каралмаса да, Алла йортының эченә үтү һәм аның белән танышу да насыйп булды.

   Бу олы һәм мөһим вакыйга барышында күңелләргә уелып кергән балалар белән бәйле чараларны әйтми китү мөмкин түгел. Аның беренчесе, без балалар бакчаларында булдык. Безнең төркемгә 162 нче санлы балалар бакчасында булу бәхете тиде. Кечкенә кызлар һәм малайлар Идел буенда яшәгән милләтләр вәкилләре киемнәрендә чыгыш ясап күңелләрне күтәрде. Татар, урыс, башкорт, чуваш, удмурт, мордва һәм мари халыклары тормышының бер чагу битен ачты. Без- делегатлар балаларны татар милли йолалары нигезендә тәрбияләү өстенлеген күрдек. 

  Арытаба тәкъдим ителгән “Татар малае - 2019” һәм “Татар кызчыгы - 2019” бәйгесендә җиңүчеләр чыгышлары балалар бакчасында алган илһамның дәвамы булды һәм халкыбызның искиткеч талантлы кызлар- малайлар үстерүен күреп сокландык һәм сөендек.

  Съезд барышында зур күргәзмә – ярминкә оештырылган иде. Анда бизәнү әйберләре дисеңме, төрле түбәтәй – калфаклар дисеңме, күлмәк – камзуллар яки милли аяк киемнәре – тапочка һәм итекләр, ә инде яулык – шәлләрнең ниндие генә юк иде. Халык рәхәтләнеп карады да, кесә калынлыгына карап  телләгән әйберен сатып алды да.

 Гомумән, съезд барышында күрсәтелгән сәнгати чаралар һәркайсы милли күңелләргә үтеп керердәй иде. Бу очракта Курчак театрында узган “Калфак туе”н билгеләү урынлы булыр. ”Калфак туе” , - Кадрия Идрисова сүзләренә караганда, -  өлкәннәр өчен билгеләнгән чара, ул гаиләдә туган телдә тәрбияләү һәм саклау турында. Узган тарихи тәҗрибәне куллану шулай ук мөһим. Татар халкы гаиләсен язучы Аяз һәм Накыя ханым Гыйләҗевлар гаиләсе үрнәгендә тәрбияләү буенча да бик матур чара әзерләнгән иде. 

  Әлбиттә, без күңел түрендә яткан борчылуларыбыз белән уртаклаштык. Бик җитди чыгышлар тыңладык, милләт асылташы булырдай ханымнар белән таныштык. Халкыбыз алдында торга мөһим, кичектергесез хәл итәсе мәсьәләр барлыгын белдек. Татарстанның Фәннәр Академиясендә съезда катнашучылар Татар халкының Стратегик үсеше эскизы белән танышты.

  Менә шул, истә калган чыгыш ясаучыларга бераз тукталып китәсем килә. Җәмәгать эшлеклесе һәм тарих фәннәре кандидаты Тамина Биктимерова тәүге съездга тукталды. Анда хатын – кызлар һәм ир – атлар арасында тигезлек булырга тиеш, ханымнар җәмәгать – сәяси эштә катнашырга, күпхатынлылыкны бетерергә һәм битне ачып йөрү хокукы алырга тиеш дип белдерде диелә , диде ул. Тамина ханым хәзерге вакытта милли белем алуның сүнүе, милли үзенчәлекнең югалуы, туган телне өйрәнүгә киртәләр булуы хакында да сөйләде.

   Рәссам Камил Муллашев иҗат иткән рәсем нигезендә Сөембикәгә һәйкәл кую идеясен резолюциягә кертергә тәкъдим итте. 

 “ Туган авылым” Казан мәчете имам – хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннатуллин хатын – кызның гаиләдә тоткан урыны, ир балаларны тәрбияләү үзенчәлекләре турында сөйләде. 

 Австралия татарлары вәкиле Диләр Вәлиева үзе яшәгән илдә татар теленең онытылмавы, милли чаралар уздырылуы җентекле ирештерде. Кыргызстан республикасы президенты тормыш иптәше Рәйсә Атамбаева онытылмас истәлекләре белән уртаклашты. Аның әтисе Сарман районыннан, әнисе Бөгелмәдән.Табиб буларак ирешкән уңышлар белән бүлеште.

  Пленар утырышта II Бөтендөнья татар хатын - кызлары съездында катнашучы делегатлар ханым – туташларның милли яшәештә һәм җәмгыяви тормышта тоткан урыннарына кагылган мәсьәләләрне тикшерде, фикер алышты. Алдан таратылган резолюциягә Фәүзия Бәйрәмова милләтне саклау өчен ислам динен нигез итеп алу пунктын кертергә чакырды. Башка төзәтмә кертүчеләр дә булды.

   Съезд кысаларында үтүче чаралар сәхнә түренә Тукаебыз язган үлмәс сүзләр дулкынында үтте:

Милләтнең нигезе – гаилә,

Гаиләнең нигезе – хатын.

                                                 Зәрия Хәсәнова,

                                            Санкт – Петербург шәһәре.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International