Санкт-Петербургта татар теленнән бушлай курслар ачыла

9 февраля 2021 г., вторник

Санкт-Петербургта Каюм Насыйри институтының мәгариф-мәдәният үзәгендә татар теле буенча курслар ачыла. Дәресләрне үзәге методисты Алинә Хәйруллина алып барачак.

«Түләүсез дәресләр теләге булган һәркем өчен. Курслар пандемия башланганнан бирле туктатылып торган иде. Быел 27 февральдән башлана. Укулар һәр шимбә 15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр барачак. Өч ай дәвам итәчәк. Курслар тәмамлангач, Казан федераль университеты сертификаты бирелә», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Алинә Хәйруллина.

Аның әйтүенчә, укучыларның телне белү дәрәҗәсе ачыкланачак, соңыннан аларны төркемнәргә бүләчәкләр. «Әйдәгез татарча сөйләшик» кебек дәреслек кулланабыз, моннан тыш, дәресләрдә аралашу, фильмнар карау булачак», — дип аңлатты ул.

Курсларга язылырга теләүчеләр Алинә Хәйруллинаның, аlinkhairulina@mail.ru электрон адресына яки +7(951)0611935 телефонына шалтыратып теркәлергә тиеш.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International