Санкт-Петербургта герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу атналыгы башлана

12 февраля 2021 г., пятница

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге 13-25 февральдә Санкт-Петербург Тосно шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган чараларны оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышканнар.

«Муса Җәлилнең бездә ике һәйкәле бар, берсе — Питерда, икенчесе — Ленинград өлкәсе Тосно шәһәрендә. Ул пленга да Ленинград өлкәсендә эләгә. Муса Җәлилне искә алу чараларын үткәрү өчен „Ак калфак — Нева“ татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Фирая Рәшитова һәм мәдәни чараларны оештыручы Светлана Ковязина белән очраштык», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Ренат Вәлиуллин.

13 февральдә Санкт-Петербургның милли әдәбиятлары китапханәсендә «Халыкта минем җырым яңгырады…» дигән тантаналы кичә узачак. Кичәдә Муса Җәлилнең кызы — Люция Җәлил һәм Муса Җәлилнең оныгы — Лилиан Наврозашвилиның чыгышлары, «Муса Җәлил» фильмын күрсәтү көтелә. Петербург язучысы Виктор Кокосов «Правда о Второй Ударной» һәм «Долг Памяти» китабын тәкъдим итәчәк.

«Традиция буенча, Муса Җәлилнең туган көне — 15 февральдә Санкт-Петербург һәм Тосно шәһәрендә Яшь иҗатчылар йорты янында шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салачакбыз Аннан соң, төбәк татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, шәһәр һәм өлкә мәктәпләре укучылары катнашында Җәлил укулары узачак» — диде Ренат Вәлиуллин.

16 февральдә Петербургның 138 мәктәбендә «Истә калыр һәм онытылмас. Советлар Союзы герое Муса Җәлил» хәтер стенды урнаштырылачак. Искә алу атналыгы 25 февральдә «Блокададагы шәһәр музее» китапханәсендә Муса Җәлил хөрмәтенә һәм Ленинград блокадасын бетерүгә багышланган кичә белән тәмамланачак.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International