Люция Җәлил герой-шагыйрь Муса Җәлил турында: Әтием һаман да минем җанымда

17 января 2023 г., вторник

Татарстан журналистлары Санкт-Петербургта герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Люция Җәлил белән очрашты. Журналистларга ул әти-әнисе турында хатирәләрен сөйләде.

«Биш яшемә кадәр минем яныма әтием килеп йөрде. Әни болай сөйли иде: Югары Осланда дача арендалап торганнар. Иделнең икенче ягыннан әти пароходка утырып килә икән. Мин ул килгән җиргә, әтине куркытмакчы булып, киртәдән сикереп төшкәнмен. «Иртәгә Люцияне алып кил», - дип әйтә иде әти әнигә. Мине күрер өчен, билгеләнелгән урынга килеп йөрде ул», - дип искә алды Люция Җәлил.

Люция Җәлилдә әти-әнисеннән калган мирас - язу машинкасы саклана. «Аны беркая да тапшырмадым. Бик кадерле әйбер ул миңа. Язу машинкасында әнием дә, әтием дә текстларны кәгазьгә бастырганнар. Сезнең белән очрашу күңелдә җылы хисләр тудырды. Туганнар белән очрашкандай булдым», - дип мөрәҗәгать итте ул Вахит Имамов, Ләбиб Лерон һәм Сөмбел Таишевага.

«Татар дәүләт опера һәм балет театрына Муса Җәлил исеме бирелгән вакыт. Опера театрының баш режиссеры Нияз Даутов бер минут тынлык игълан итте. Барыбыз да торып бастык. Советлар Союзының гимны куелды. Әтинең хөрмәтенә дип куелган гимн яңгыраган вакытта күзләремнән бертуктаусыз яшь бөртекләре тамды. Беркем дә күрмәсен өчен, күзләремне сөртмәдем. Утыргач, опера театры артисты Хәлил Әбҗәлилов мине кочаклап алды, тынычландырды», - дип искә алды ул.

Язучылар Хәлил Әбҗәлиловның Муса Җәлилгә туганнан туган абыйсы булуын әйтте. Алар икесе дә тумышы белән Оренбург өлкәсе Мостафа авылыннан. «Мин аның әти белән туганнар икәнен белмәдем. Әйтмәгән иде. Миңа композитор Җәүдәт абый Фәйзи дә туганым кебек тоела иде. Алар Оренбургта күрше булып яшәгәннәр икән. Әти белән бәйле кешеләргә күңелем белән тартылдым», - диде Муса Җәлилнең кызы.

Люция Җәлил туганлыкка карата мөнәсәбәте турында: «Туганнар табылганга сөенеп яшәргә кирәк. Моны танымау – кешечә түгел», - диде. Ул гомеренең күп өлешен Казанда булуын, 1958-1970 елларда Мәскәүдә яшәвен әйтте.

«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов Люция Җәлилгә 86 яшь булуын әйтте. «Аңа ул яшьне биреп булмый, ул ут кебек. Люция апа Санкт-Петербургта 2005 елдан яши. Афзал Шамов, Гази Кашшаф белән сөйләшкәне турында искә алды, безнең белән күбрәк татарча сөйләште. Әтисенең исемен акларга Константин Симонов, Юрий Корольков ярдәм иткәнен әйтте», - диде ул.

«Тагын бер факт: Люция ханым әтисе турында «Рожденный революцией» дигән документаль фильм төшергән булган. Аның фильмы 12 илдә иң көчле патриотик фильм буларак танылган. Фильмның төрле җиңүләргә ирешкәнен ул берничә елдан соң гына белгән, чөнки Люция ханымга 12 ел буе эш бирмәгәннәр. Аңа тыныч яшәргә ирек бирмәгәннәр», - ди Вахит Имамов.

«Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон әйтүенчә, бу кадәр сынау кичкәннән соң да, Люция Җәлил нык булып кала алган. «Ул исән-сау, аек акылда. Беркая эшкә алмадылар, ди. Хәтта балалар бакчасына да музыка тәрбиячесе булып кабул итмәгәннәр. Әтисе Муса Җәлилгә үпкәсе юк, гомере буе аның белән горурланып яши. Люция апаны Казанга кунакка чакырып калдык», - диде язучылар.

 

 

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International