1.1. «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе (алга таба – Бәйге) Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан үткәрелә.
2015-2016 уку елында Бәйге татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырыла.
2.1. Бәйге уздыруның төп максатлары:
- татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү;
- укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту;
- әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау;
- яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү.
3.1. Бәйгене үткәрү өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты, яшьләр өчен чыга торган массакүләм мәгълүмат чаралары, белем оешмалары вәкилләреннән торган оештыру комитеты төзелә.
3.2. Оештыру комитеты Бәйге турындагы мәгълүматны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, республика муниципаль районнарының мәгариф идарәләре яки бүлекләре һәм Россия Федерациясе субъектларында мәгариф өлкәсе белән идарә итүче башкарма хакимият органнары аша мәктәпләргә җибәрелгән мәгълүмат хатлары, балалар һәм яшүсмерләр өчен чыга торган татар газета-журналлары аша мәктәп укучыларына, киң җәмәгатьчелеккә җиткерә, әсәрләрне туплауны һәм жюри эшчәнлеген оештыра, бүләкләү тантанасын үткәрә, яшь язучыларның әсәрләрен таныта.
4.1. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә Бәйгегә килгән эшләрне бәяләү өчен экспертлар төркеме билгеләнә һәм жюри төзелә. Экспертлар һәм жюри әгъзалары яшь һәм тәҗрибәле иҗатчылар, галимнәр, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, мәктәп җитәкчеләре һәм мөгаллимнәрдән сайлана.
4.2. Эшләр экспертларга оештыру комитеты тарафыннан шифрлап тапшырыла. Һәр эш 3 эксперт тарафыннан бәяләнә. Бәяләүдә гаделлек, объективлык саклау максат итеп куела.
4.3. Әсәрләр экспертлар төркеме һәм жюри әгъзалары тарафыннан алдан әзерләнгән критерийлар нигезендә 10 ар балл исәбеннән бәяләнә. Баллар куелган бәяләү кәгазе, һәр эксперт тарафыннан имзаланып, оештыру комитетына тапшырыла.
Әгәр экспертлар бәяләмәсендә берничә әсәр бер үк баллга ия булса, алар жюри әгъзалары тарафыннан тавыш бирү юлы белән бәяләнә, тавышлар тигез булган очракта жюри рәисе тавышы өстенлек ала.
Жюри карары буенча дәгъвалар кабул ителми.
5.1. Бәйгедә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары катнаша ала.
5.2. Бәйгегә җибәрелгән әсәрләр өч яшь категориясенә бүленеп карала:
1. 5 - 7 сыйныфлар;
2. 8 - 9 сыйныфлар;
3. 10-11 сыйныфлар.
Башлангыч сыйныф укучылары, конкурстан тыш катнашып, кызыксындыру бүләгенә ия булырга мөмкин.
5.3. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
1. Яшь шагыйрь (һәр яшь категориясендә);
2. Яшь прозаик (һәр яшь категориясендә);
3. Яшь драматург (8-9, 10-11 сыйныфлар).
5.4. Бәйгедә катнашучы теләсә кайсы номинациядә татар телендә иҗат иткән әдәби әсәрен тәкъдим итә. Берьюлы 2-3 номинациядә катнашырга мөмкин.
5.5. Әсәр матбугат битләрендә яки китап буларак басылган булырга мөмкин. Каләмдәше (соавторы) мәктәп яшендә булмаган, республика күләмендә оештырылган башка әдәби бәйгеләрдә катнашкан әсәрләр кабул ителми.
5.6. Бәйге эшләренең бизәлешенә таләпләр: word документы, А4 форматы, Times New Roman шрифты 14, 1,5 интервал, читләрдән 2 см. Эшләр электрон форматта гына җибәрелә.
6.1. Бәйгедә катнашучы үзе (яшьтәш соавторы булса, үзләре) иҗат иткән әсәрне (берничә номинациядә катнашса, әсәрләрне) һәм үзе турындагы анкетаны (кушымта) оештыру комитетына ilhambeygese2016@gmail.com адресына 1 нче февральгә кадәр юллый.
6.2. Бәйге ике турда уздырыла:
1 нче тур. 1 нче февраль – 15 нче февраль. Экспертлар төркеме барлык әсәрләр арасыннан иң яхшы шигъри әсәрләрне (һәр яшь категориясендә), иң яхшы проза әсәрләрен (һәр яшь категориясендә), иң яхшы сәхнә әсәрләрен (һәр яшь категориясендә) сайлап ала.
2 нче тур. 15 нче февраль – 1 нче март.
Татарстан Республикасы муниципаль районнары өчен:
республика зоналарга бүленә һәм 2 нче тур аерым муниципаль берәмлекләрдә жюри әгъзалары катнашында үтә. Бәяләүчеләр республика күләмендә төркемнәргә бүленгән район үзәгенә барып, әлеге турга үткән укучылар белән таныша, аларның әсәрләрен тагын бер кат тыңлый һәм нәтиҗә ясый.
Рәсәй төбәкләре өчен:
2 нче турга сайлап алынган укучыларның иҗади эшләре һәр төбәктә жюри әгъзалары тарафыннан автор башкаруында тыңлана һәм бәяләнә.
Жюри 2 нче турда сайлап алынган әсәрләрнең бәяләмәсен карап чыгып раслый һәм алар арасыннан һәр номинация һәм һәр яшь категориясендә 1 нче урын, 2 нче урын, 3 нче урын һәм номинантларны билгели.
1 нче турда җиңгән һәркемгә бәйге лауреаты исеме бирелә һәм җиңүчеләр барысы да йомгаклау кичәсенә чакырыла.
Башлангыч сыйныф укучылары әсәрләре арасыннан иң яхшылары сайлап алынып, аларның авторларына йомгаклау кичәсендә кызыксындыру бүләге тапшырыла.
1 нче турда сайлап алынган әсәрләрдән әдәби альманах бастырыла.
6.3. «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казан шәһәрендә үткәрелә. Йомгаклау кичәсен уздыру көне оештыру комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә игълан ителә.
6.4. Бәйге нәтиҗәләре, җиңүчеләр турында мәгълүмат Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты сайтларына урнаштырыла.
АНКЕТА
Фамилия, исем: __________________________________________________________
Туган елы: _______________________________________________________________
Район: __________________________________________________________________
Шәһәр: _________________________________________________________________
Мәктәп: _________________________________________________________________
Сыйныфы: _______________________________________________________________
Өстәмә мәгълүмат (ирекле): ________________________________________________
________________________________________________________________________
Әсәр исеме: ______________________________________________________________
Номинация: ______________________________________________________________
Әсәр күләме (бит): ________________________________________________________
Басылып чыккан әсәрләре, еллары, кайда: ____________________________________
__________________________________________________________________________
Хәбәрләшү өчен телефоннар: _______________________________________________
Электрон адрес:___________________________________________________________
Өй адресы: ______________________________________________________________