Видео 1 из 1
Без - татарлар! #минтатар
Канал Питер татар
8 ноября 2021 г., понедельник
Хөрмәтле ватандашлар, милләттәшләр! Бүгенге көндә татар халкы зур сынау алдында тора. Халык исәбен алу чарасы бара. Тарихыбыз бөек һәм үзенчәлекле. Безнең милләт өчен бу чиктән тыш әһәмиятле һәм мөһим. Әлеге зур чара татар милләте өчен Ватан алдындагы бурыч кына түгел. Ул үз халкың алдындагы изге җаваплылык та, намус эше дә һәм ата-бабаларыбыз рухына тугрылык саклау да. Бүген һәркемгә үз халкын һәм Ватанны никадәр яратуын күрсәтергә мөмкинлек бирелде. Милләттәшләр, ватандашлар, туганнар һәм дуслар! Файдаланыйк без бу олы мөмкинлектән. Безнең канда Габдулла Тукай шигърилеге, Атаулла Баязитов зирәклеге , Муса Җәлил каһарманлыгы, Сара Садыйкова моңы, Дамир Йосыпов тәвәккәллеге һәм Алина Заһитова нәфислеге барлыгын тагын бер тапкыр бертавыштан раслыйк. Сезгә зур ихтирам һәм ышаныч белән Татарстанның төньяк башкаладагы Даими вәкиллеге һәм "Питер Татар" порталы командасы.
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International